"Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"нда "Яз һәм Хезмәт бәйрәме"

2022 елның 2 мае, дүшәмбе

2022 елның 1 маенда Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбиячеләр тарафыннан "Яз һәм Хезмәт бәйрәме"нә карата танып-белү чаралары үткәрелде. 
Тәрбияләнүчеләр яз, табигатьнең уянуы, дуслык турында яраткан җырларын яңгыраттылар. Аннан соң, тәрбиячеләр белән бергә сәяхәткә чыктылар. 
Уен программасы танып - белү элементын да үз эченә алды-чара барышында балалар бәйрәмнең тарихы һәм аның традицияләре белән таныштылар. Балалар төрле күңелле уеннарда бик теләп катнаштылар: "Весёлая змейка", " Попади в цель", "Займи место", " Лихие наездники" .. Чарада катнашучылар уеннардан бик канәгать калдылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International