"Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясе

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Без иң якты, иң изге бәйрәм — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы алдында басып торабыз. 2022 елның 1-9 май көннәрендә «Җиңү тәрәзәләре»Бөтенроссия патриотик акциясе үткәрелә. Акциянең төп аспектлары: Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе атмосферасын булдыру, яшь буынга аның гореф-гадәтләрен тапшыру, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, һәлак булган ветераннар турында искә алу. Акциядә теләге булган һәркем кушыла ала, үз йортының тәрәзәләрен Бөек Җиңү символлары белән бизәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International