Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Тыюлыклы табигать дөньясы» балалар сәнгать иҗаты конкурсына эшләр кабул итә башлау турында

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 25 апрельдән башлап «Тыюлыклы табигать дөньясы» балалар сәнгать иҗаты конкурсына эшләр кабул ителә башлый.

Рәсем конкурсында 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр өч яшь категориясендә бәяләнәчәк:1-4 сыйныф, 5-7 сыйныф һәм 9-11 сыйныф.

Иҗади эшләр оригиналь булырга, исеме һәм имзасы булырга, конкурсның игълан ителгән тематикасына, бит үлчәменә - рамканы да кертеп, 30х40 см (А3 форматы) туры килергә тиеш.

Аларны бәяләгәндә башкару мөстәкыйльлеге һәм сыйфаты исәпкә алына.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8(843)211-68-62 телефоны буенча ачыкларга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International