ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 25 апрельдә су йөзүче киекләргә ау сезоны тәмамлана.
Аучылык ресурсларын табу турындагы белешмәләр,аучылык сезоны тәмамланганнан соң, 20 көн эчендә рөхсәт алу урыны буенча тапшырылырга тиеш.
Аучылык ресурслары турындагы белешмәләрне вакытында тапшырмау, гражданны аучылык ресурсларының теләсә кайсы төрен аулауга рөхсәт алу хокукыннан 1 елга мәхрүм итә.
Моннан тыш, Административ хокук бозулар турындагы кодекс белән, тотылган аучылык ресурслары турындагы белешмәләрне вакытында тапшырмаган өчен җаваплылык каралган.