"Снежный десант" в Кильдебякском СДК

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

5 апрель көнне Килдебәк мәдәният йортында «Снежный десант» дип исемләнгән патриотик сәгать - күргәзмә үткәрелде. Бу чарада Килдебәк урта мәктәбеннән тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Хәлимов Идеал Хәмит улы катнашты. Ул балаларны "патриотизм" төшенчәсе белән таныштырды, "Кар десанты"студентлар эзтабарлар отряды эшчәнлеге турында сөйләде. Әлеге берләшмәнең төп максаты-Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлеген мәңгеләштерү, билгесез сугышчылар каберлекләрен һәм җирсез калган җәсәдләрне ачыклау, Ватанны саклаганда һәлак булган һәм хәбәрсез югалган кешеләрнең исемнәрен һәм язмышларын билгеләү, яшь буында ватанпәрвәрлек, үз илебез тарихына хөрмәт хисен формалаштыру. Аннары «Снежный десант»студентлар эзтабарлар отряды эшчәнлеге турында видеоматериал һәм шулай ук «Африка " фильмы да күрсәтелде. Балалар зур кызыксыну белән күргәзмәне карадылар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче ОБЖ укытучысы белән аларны экспонатлар белән таныштырдылар. Чара һәлак булган солдатлар истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International