2нче апрель көнне Байлар Сабасы бистәсендә авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе үткәрелә. Ярминкә иртәнге 8дә “Аргамак” картодромы территориясендә башлана. Биредә шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, предприятиеләр җитештергән товарлар тәкъдим ителә. Һәркем үзенә кулай бәядән кирәкле продукция таба алыр дигән ышаныч белән Сезне ярминкәдә көтәбез!