"Бердәмлектә көч" балалар бәйрәме

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Шекше мәдәният йортында "Акчарлак" балалар бакчасының " Әнием-күз нурым!" дип аталган балалар бәйрәме булып узды.Кадерле әниләребезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын кызлар көне белән бакчага йөрүче балаларыбыз котлады. Матур биюләр, җырлар, шигырьләр сөйләделәр. "Бердәмлектә көч"  әкиятен уйнадылар.Дуслык, бердәмлек булса биек тауларны, тирән диңгезләрне кичеп булуын, зур эшләр башкарып булуын уйнап күрсәттеләр. Илләребез тыныч, күгебез аяз булсын. Гаиләләребезгә иминлек, бетмәс саулык, көч-куәт теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International