Без-җиңүчеләр!

2022 елның 4 феврале, җомга

     Без-Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары- Бөтенроссия  күләмендә оештырылган "Школа здорового поколения РДШ” бәйгесенең 300 баладан кимрәк укучысы булган мәктәпләр арасында  «Самая спортивная школа РДШ»  номинациясендә катнашып,  ПРИЗЕР дәрәҗәсенә ия булдык. Бу бәйге уку йортының спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруның  бер ел буе алып барылган  эш нәтиҗәсен күрсәтә торган иң массакүләм бәйгеләрнең берсе. Россия балалар хәрәкәте мәктәп һәм директорны  диплом  һәм 30 данәдән торган Россия балалар  хәрәкәте символикасы төшерелгән спорт формасы комплекты белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International