"Кукмара итекләре-2022»

2022 елның 6 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кукмараның Комсомол мәйданында «Кукмара киез итекләре-2022» (#ITEKFEST) халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе узды. Традиция буенча 5 гыйнварда шәһәрдә «Кукмара итекләре»фестивале үткәрелде. Ул район халкын гына түгел, бөтен республика кунакларын да җыйды. Бәйрәмгә килгән барлык халык гореф-гадәтләре атмосферасына чумып, ярминкәдә йөреп, уеннарда катнаша алдылар. Быел ярышларда Саба, Арча, Питрәч, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Әлмәт, Теләче районнарыннан 8 команда катнашты. Чараның хедлайнеры-Айрат Сафин һәм Радик Яруллин.

Гран-прига Сабаның "Саба-мәдәният"командасы лаек булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International