Ел спортчысы-2021

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

23 декабрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Ел спортчысы-2021»дигән тантаналы чара узды.

Бүләкләр «Татарстанның спорт өметләре», «спорт иҗтимагый оешмалары», «махсус бүләкләр», «массакүләм мәгълүмат чаралары», «спортның уен һәм Олимпия булмаган төрләре», «Ел тренеры» һәм «Ел спортчысы»номинацияләрендә үз ияләрен тапты.
Чараны тантаналы шартларда Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов ачты.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ике номинациядә җиңүче булды:
- Физкультура-сәламәтләндерү эшен кую буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы  (30 меңнән 55 меңгә кадәр халкы булган районнар арасында);
- Спорт резервын әзерләү һәм спортның база төрләрен үстерү буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы  (30 меңнән 55 меңгә кадәр халкы булган районнар арасында). 
«Шәхси үрнәктә» номинациясендә шулай ук Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы бүләкләнде.
Өстәл теннисы буенча спортчылар Багданов Владимир, Гороховатченко Галина – тренер Исмаилов Фәрхәд Усман улы; Зарипова Ләйсән – тренер Исмаилов Хайем Фәрхетдин улы - «махсус бүләкләр» номинациясендә бүләкләнделәр.
Стендка ату буенча «безнең олимпиячеләр» номинациясендә Батыршина Зилә бүләкләнде. Тренер-Алексеев Юрий Владимирович.
Районның спорт тормышына катнашы булган барлык кешеләрне котлыйбыз һәм сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International