2021 нче елның 19 нчы декабрь көнендә Песчаный бистәсенең “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты, тренерлары Алексеев Юрий Владимирович.
“В” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Гарипова Алия 2 нче урынга лаек булды.
“Яшүсмерләр” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 1 урын – Абсалихов Рөстәм, 2 урын – Шиһапов Илгиз, 3 урынга – Ануфриев Арсений лаек булды. Җиңүчеләр кубок, медаль һәм грамота белән бүләкләнделәр.
Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.