Районның актив волонтерларын бүләкләү

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

14 декабрь көнне «Рост» Шәмәрдән лицеенда Халыкара иреклеләр көне уңаеннан Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы районыбызның иң актив волонтерларын Рәхмәт хатлары һәм кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләде. Волонтерлар тормышның барлык өлкәләрен үстерүгә зур өлеш кертәләр, шуңа күрә аларның хезмәтен игътибарсыз калдырырга ярамый. Бигрәк тә хәзер, дөньядагы катлаулы эпидемиология вәзгыяте вакытында, ирекле ярдәмчеләрнең ярдәме зур әһәмияткә ия. Аларның тырышлыклары юкка чыкмасын һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә бәхет китерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International