Россия Федерациясе Конституциясе көне

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

12 декабрьдә ел саен илебездә иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Конституциясе - Россиянең конституциячел корылышы нигезләрен, дәүләт корылышын, вәкиллекле, башкарма, суд органнарын һәм җирле үзидарә органнарын төзүне, шулай ук кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен билгеләүче иң югары юридик көчкә ия норматив хокукый акт. Бу истәлекле көн уңаеннан, 11 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә “Без барыбыз бергә – Россия” дип исемләнгән гражданлык дәресе үткәрелде. Чарага өлкән сыйныф укучылары чакырылды. Авыл мәдәният йорты мөдире балаларны Россия Конституциясенең күптәнге тарихы белән таныштырды, Конституциянең дәүләтнең төп законы булуын һәм Россиянең бөтен хокукый системасының нигезе булуы турында сөйләде. Гражданлык дәресендә китапханәче белән бергә балалар шулай ук илнең Төп Законының төп нигезләмәләрен карадылар. Россия Федерациясенең һәр гражданинының хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. 2020 елның 1 июлендәге РФ Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр турында сөйләштеләр. Чара “Минем Туган илем – Россия” дигән презентация белән үрелеп барды. Чара ахырында “Россияне кем яхшырак белә?” дигән викторина үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International