2021 нче елның 12 декабрь көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Саба, Казан, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Әгерҗе районыннан, Киров һәм Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.
Ярыш 4 категориядә үтте:
“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар;
“В” категориясе – разрядлы спортчылар;
“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;
“Яшүсмерләр” категориясе.
Спортинг ату буенча “Дуслар” кубогының җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:
“А” категориясендә:
1 урын – Мөбәрәкшина Айгөл (Әгерҗе)
2 урын – Мөбәрәкшин Ринат (Әгерҗе)
3 урын –Теплый Николай (Казан шәһәре)
“В” категориясендә:
1 урын – Лаптев Андрей (Самара өлкәсе)
2 урын – Решетников Виталий (Киров өлкәсе)
3 урын – Батыршина Зилә (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
“С” категориясендә:
1 урын – Иванов Игорь (Казан шәһәре)
2 урын – Никитин Александо (Киров өлкәсе)
3 урын – Тукаев Илһам (Казан шәһәре)
“Яшүсмерләр” категориясе:
1 урын –Ануфриев Арсений («Сабантуй» спорт мәктәбе)
2 урын – Абсалихов Рөстәм («Сабантуй» спорт мәктәбе)
3 урын – Шиһапов Илгиз («Сабантуй» спорт мәктәбе)
Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм спортчыларыбызга яңа җиңүләр теләп калабыз