"Мин яратам сине, тормыш"

2021 елның 10 декабре, җомга

Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "Мин яратам сине, тормыш" дип исемләнгән тематик сәгать уздырдылар. Чара барышында ВИЧ-инфекциянең нәрсә икәнлеге, аның СПИДтан нәрсә белән аерылуы, ВИЧ йоктыру юллары , профилактика чаралары турында сөйләштеләр. Балалар Халыкара СПИДка каршы көрәш көненең тарихы һәм аның символы – кызыл тасма белән таныштылар. Презентацияләр һәм видеороликлар карадылар, " Мин ВИЧ/СПИД турында нәрсә беләм?» , "СПИД: белмәү куркыныч", «СПИД –XXI гасыр чумасы " дигән мәгълүмати буклетлар таратылды. Бу көнне чакырылган кешеләргә СПИД проблемасының мөһимлеген аңлатучы кызыл тасмалар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International