“Аналар көненә” бәйрәм концерты

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

27 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә  Аналар көненә  багышланган «Һәрвакыт булсын әни!» дигән бәйрәм концерты булып үтте. Тамашачылар концерт башында ук күңелле бәйрәм кәефе алдылар. Озын гомер, гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм ана бәхете теләп, барлык әниләрне бәйрәм белән китапханәче һәм мәдәният йорты мөдире котлады . Бер-берсен алыштырып, сәхнәгә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыкты. Сәхнәдәге иң дулкынландыргыч артистлар, әлбәттә,  балалар булды. Залда утыручы барлык әниләр өчен күңелле җырлар, шаян биюләр һәм шигъри юллар яңгырады. Бәйрәм дәвамында залда җылылык һәм уңайлылык атмосферасы хөкем сөрде. Концерт программасы күңелле, мавыктыргыч һәм истә калырлык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International