Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Халыкара Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу көндә безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә. Шушы матур бәйрәм алдыннан Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Җырлыйк, дуслар, бергәләп"дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу кичәсе үткәрделәр. Ике командага бүленеп, әниләребез музыкаль конкурсларда көч сынашты.
Кичәдән тамашачы күтәренке күңел белән таралышты.