"Ягез әле, әниләр!"

2021 елның 27 ноябре, шимбә

26 ноябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Ягез әле, әниләр!" дип аталган әниләр көненә багышланган чара уздырды. Бәйрәм балалар чыгышы белән башланып китте. Алар яраткан әниләре һәм әбиләре хөрмәтенә матур җырлар башкардылар. Чарада 5 әни катнашты, аларга балалар ярдәм итте. Нәтиҗәләр ясау өчен тамашачылар арасыннан компетентлы жюри әгъзалары сайланды. Әниләр "Биюче", "Супер пешекче", "Кайгыртучан куллар", "Бишек җыры", "Хисапчы", "Рәссам", "Көйне тап" конкурсларында ярыштылар. Конкурслар арасында балалар концерт номерларын башкардылар. Конкурска йомгак ясаганда, жюри катнашучыларга түбәндәге титуллар бирде: "Ел әнисе", "Әни – Алтын куллар", "Әни – сөйкемлелек", "Әни – тапкырлык", "Әни – пешекче".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International