"Әни елмаюы"

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Ноябрьнең һәр соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көнен билгеләп үтәләр. 25 ноябрь көнне Иштуган мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Әни елмаюы"дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Чараның максаты укучыларга "әни", "мәхәббәт", "игелеклелек" сүзләренең чын мәгънәсен тулысынча аңларга ярдәм итү, әнигә карата мәхәббәт, сизгерлек һәм кайгыртучанлык тәрбияләү иде. Максим Горький әйтүенчә: "Кояшсыз чәчәкләр чәчәк атмый, мәхәббәтсез бәхет юк, Хатын-кызсыз мәхәббәт юк, әнисез шагыйрь дә, герой да, дөньяның бөтен горурлыгы – әниләрдән!". Конкурс биремнәрендә кырыс кысалар һәм чикләүләр булмады — әнигә мөнәсәбәтеңне белдерү һәм елмаю күрсәтү мөһим иде. Конкурста мәктәп укучылары катнашты. Барлык балалар да бик тырыштылар, шуңа күрә конкурста катнашучыларның барысы да кечкенә призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International