«Халкым чишмәсе» Республикакүләм татар милли иҗаты конкурсы нәтиҗәләре.

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

24 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә «Халкым чишмәсе» Республика татар милли иҗаты яшьләр фестивале узды.

Фестиваль дистанцион форматта түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде: нәфис сүз, вокал, халык биюе, инструменталь музыка, халык декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе (рәсем, графика, халык кәсепләре, тегү эшләре һ.б.).

Фестивальнең онлайн-форматы нәтиҗәләре буенча Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары югары нәтиҗәләргә ирештеләр:

- Гармунчылар ансамбле «инструменталь музыка" номинациясендә-2 урын (җит.Газизов А. З.)

- Курайчылар дуэты:  Мөбәрәкҗанов Булат, Шәрәфиев Фәнил- "инструменталь музыка" номинациясендә-3 урын (җит.Солтанов С. Н.);

- "Яшьлек" бию коллективы «Халык биюе» номинациясендә -3 урын (җит.Мөбәрәкҗанова А. З.).

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International