Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина Шәмәрдән «Рост» лицееның 1 «А» сыйныф укучылары өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган «Сила толерантности» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде. Программа балаларны «толерантлык, толерант мөнәсәбәт» төшенчәсе белән таныштыруга, башка кешеләргә карата хөрмәт һәм яхшы мөнәсәбәт тәрбияләүгә, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән иде. Чара «Страна Толерантности» буенча тылсымлы поездда сәяхәт рәвешендә узды. Балалар толерант дип атарга мөмкин булган рус халык әкиятләре геройларын искә төшерделәр, «Дөньяның төрле халыкларының сәламләүе» уенында катнаштылар, шулай ук игелек һәм әдәплелек турында табышмаклар чиштеләр. Балалар «толерантлык» сүзенең дөньяның төрле телләрендә билгеләнүен белделәр, бүгенге кеше тормышында әлеге төшенчәнең мөһимлеге турында үз фикерләрен әйттеләр. Чара ахырында балалар чәчәк ясадылар, аның һәр таҗына толерант кеше ия булырга тиеш сыйфатларны яздылар. Чара күңелле дустанә шартларда узды.