У кого есть Родина,у того есть язык"

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Тимершык мәдәният йортында, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап, күп кенә китаплар авторы Рәхимә Вәлиуллина белән "Теле барның - иле бар" дип исемләнгән иҗади очрашу булып узды. Очрашуга «Ак калфак» һәм « Мизгел» клубы әгъзалары җыелды. Чараны алып баручы китапханәче кунакларны авторның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштырды, кунаклар игътибарына Рәхимә Вәлиуллинаның китаплары күргәзмәсен тәкъдим итте. Кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар. Автор үзенең "Элвин Грей Иң шулай" һәм "Рәйсәнә" исемле яңа китаплары белән таныштырды. Кичә җылы дустанә атмосферада үтте. Рәхимә апа очрашуга буш кул белән килмәгән, авыл китапханәсенә һәм тамашачыларга китаплар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International