Югары Симет авылында Татарстан Республикасының атказанган авыл хужалыгы хезмәткәре Марсель Хәким улы Талипов истәлегенә багышланган волейбол ярышы үткәрелде

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Югары Симеттә Татарстан Республикасының атказанган авыл хужалыгы хезмәткәре Марсель Хәким улы Талипов истәлегенә багышлап оештырылган волейбол ярышы булды. Ярышта 6 команда  катнашты. Җиңүне “Тимершык яшьләре”  командасы  яулады. “Симет яшьләре ”командасы    –2нче, “Бигәнәй”  командасы 3нче  урынны   алды. Призерларга Кубокны һәм Грамоталарны     Югары  Симет  авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин,  авылдашлары  – Саба күптармаклы  җитештерү  предприятиесе директоры Илнур Хәбибуллин , Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дилүс Закиров  тапшырды.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International