2021 нче елның 4-7нче ноябрь көннәрендә «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе базасында өстәл теннисы буенча Россия Федерациясе команда Чемпионатының ир-атлар арасында Югары А Лигасының һәм хатын-кызлар арасында Суперлиганың 1 нче туры узды.
А Югары лига ярышларында катнашучылар (командалар) :
Факел-1 (Оренбург шәһәре);
СШ-Кристалл (Волжский шәһәре);
Хван Ман Гым (Ташкент өлкәсе,Үзбәкстан);
Авиатор (Түбән Тагил шәһәре);
СШОР (Чебоксар шәһәре);
СК "Буревестник" (Ухта шәһәре);
Саба-Татарстан (Байлар Сабасы);
ГБУ КК "ЦОП-2" (Краснодар шәһәре);
SPAR-Калининград (Калининград шәһәре);
Исмаилов Хайем, Андреев Реваль, Галанов Павел, Вәлимөхәммәтов Гадел составындагы «Саба-Татарстан» командасы уңышлы чыгыш ясады.
Суперлига ярышларында катнашучылар (командалар) :
Казаночка (Казан шәһәре);
ММК-Олимпия (Магнитогорск шәһәре);
УГМК-РЕЗЕРВ (Югары Пышма шәһәре);
УОР (Казан шәһәре);
Саба-Татарстан (Байлар Сабасы);
Факел-1 (Оренбург шәһәре);
КНТ ОСШОР "Тюмень" (Төмән шәһәре);
TTC "ASTANA" (Нур-Солтан шәһәре);
Исмаилова Динара, Шиһапова Камилла, Гайнуллина Алисә составындагы «Саба-Татарстан» командасы матур уеннар күрсәттеләр.
Алдагы Россия командалар арасында узачак Чемпионат турларында да уңышлар телибез!