6 ноябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан, “Татарстаным – газиз төбәгем” исемле рәсем конкурсы үткәрделәр. Китапханәче чара барышында балаларны Татарстан Конституциясенең тарихы белән таныштырып үтте. Дәүләт бәйрәмнәре, Республикабызның танылган истәлекле урыннары, шәхесләре, язучылары турындагы белемнәрен викторина сорауларына җавап биреп тикшерделәр.