"Мин бу дөньяда берүзем түгел"

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

30 октябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Мин бу дөньяда берүзем түгел" дип исемләнгән диспут үткәрделәр. Һәр кешегә тормышта кешеләр белән аралашырга туры килә. Аралашу кеше ихтыяҗлары арасында иң мөһим урыннарның берсен алып тора. "Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын!» - диелә билгеле бер әйтемдә. Әлбәттә, бернинди акчага да чын дуслыкны сатып алып булмый, шуңа да карамастан, бу әйтем тагын бер кат дусларның кадерен белергә кирәклекне ассызыклый. Дуслык – ул шатлык! Кеше белән аралашу – зур шатлык ул! Янәшәбездә һәрвакыт сине тыңлаучы һәм һәр эштә, һичшиксез, киңәше белән ярдәм итүче якын кеше булу шатлыгы. Бары тик аңа гына тулысынча ышанырга була. Бары тик аннан үз адресыңа тәнкыйть сүзләрен үпкәләмичә генә кабул итеп була. Диспут барышында балалар дуслык кагыйдәләре белән таныштылар, «Иң яхшы дуслар» дигән викторинада катнаштылар һәм дуслык турындагы шигырьләрне искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International