Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-атлары командалары арасында баскетбол чемпионаты. (Район этабы)

2021 елның 29 октябре, җомга

28 октябрь көнне Байлар Сабасында хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының район этабы призерларын бүләкләү булды. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы катнашты

Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

 1 урын-Икшермә;

2 урын-Курсабаш;

3 урын-Тимершык.

Район чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба да җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International