Кул эшләре-ул иҗат, ул фантазия очышы, башкаручының осталыгы. Һәр башкарылган әйбергә аның энергиясе, җан һәм йөрәкнең бер өлеше салына. Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре кул эшләре осталары белән «Оста кулда һөнәр бар» дип исемләнгән иҗади остаханә үткәрделәр. Катнашучылар үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр һәм үз вакытында әниләрнең күп нәрсәгә өйрәтүләренә басым ясадылар. Шунысы куанычлы, осталар үз мавыгуларына тартылуларын югалтмыйлар, матур әйберләр иҗат итәләр. Кешеләр иҗат итә, димәк, алар тирә-юньдәгеләрне үзләренең энтузиазмнары һәм эшләре белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Осталар үз эшләнмәләрен күрсәттеләр, гади бәйләү элементларын бик теләп аңлаттылар һәм осталык хәйләләре белән уртаклаштылар. Кул эшләре осталарыннан өйрәнерлек нәрсәләр бар иде: берәүләрне бәйләү техникасы кызыксындырды, икенчеләре салфеткалар бәйләде, өченчеләре гади бәйләү элементларына өйрәнде. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Саубуллашканда барысы да яңа очрашуларга өмет белән киттеләр.