2021 елның 26-29 октябрендә Татарстан Республикасында икенче тапкыр Яшьләр Туристлык Форумы уза. Форумның төп бурычлары-яшьләр арасында эчке туризмны үстерү,яшь журналистларны һәм блогерларны туризм һәм сәяхәтләр өлкәсендә сыйфатлы контент булдыру буенча әзерләү һәм укыту. "Туристлар өчен вакыйгалар һәм интерактив программалар" юнәлеше кысаларында 27 октябрьдә форумда катнашучылар Саба муниципаль районында булдылар. Алар Сатыш авылы мәдрәсәсендә, "Саба" паркында, Сабинка елгасы яр буенда, Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда, дендрология бакчасында, "Сабантуй"ат - спорт комплексында булдылар.