Килдебәк авыл китапханәчесе, Туктар авыл китапханәчесе белән берлектә, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннаң, “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда Килдебәк урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары үзара көч сынаштылар. Уеныбыз 5 өлештән торды: 1 нчесе “Тел – милләт бизәге”- мәкалләрне дәвам итү, 2 нчесе “Тапкырларга табышмак” - табышмаклар, 3 нче өлеш “Яхшы китап-иң ышанычлы дус” – сынамышларны дәвам итү, 4 нче өлеш - “Серле сандык”- төрле халык әкиятләре, 5 нче өлеш – онлайн- сәхифә Айгөл Әхмәтгалиева “Мин гашыйк булдым “ китап презентациясе. Һәр өлештә 3 сорау булды, укучылар сорауларны үзләре сайлап алып 1 минут эчендә җавап бирергә тиеш булдылар, дөрес җавап биргән командага баллар куелып барылды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Әдәби - интеллектуаль уенда актив катнашканнары өчен 5 сыйныф укучылары рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.