Сатыш авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә танылган шагыйрә С.Сөләйманованың тууына 95 ел тулу уңаеннан "Мин җырларымны көйгә салдым" дигән темага әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар шагыйрәнең биографиясе һәм китаплары белән таныштылар. Китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар аның төрле елларда язылган шигырьләрен укыдылар һәм аның сүзләренә язылган җырларны тыңладылар.