терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында өстәл теннисы буенча "Costa Brava Spanish para open" халыкара ачык турниры

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

2021 елның 14-16 октябрендә Испаниядә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында өстәл теннисы буенча "Costa Brava Spanish para open" халыкара ачык турниры узды.

Ярышларда дөньяның 15 иленнән 114 спортчы катнашты. Турнирда Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының  «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе  спортчысы Раил Галиәкбәров (тренеры Исмаилов Фәрхәд Усман улы) уңышлы чыгыш ясады.

Бу авыр, әмма мавыктыргыч уеннарда безнең чемпион Галиакберов Раил Кемерово уенчысы Алексей Коновалов белән команда зачетында көмеш медальләр яулады. Алар киеренке көрәштә Испания командасына 1:2 исәбе белән оттырды.

Без Раилне җиңүе белән котлыйбыз һәм уңышлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International