Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде . 1 нче октябрь көнне Мамалай авыл клубында "Сез бит үрнәк безнең буынга" дип исемләнгән бәйрәм табыны һәм концерт булып узды. Бәйрәм чарасын Коръән уку белән имам Йосыпов Рафыйк хәзрәт ачып җибәрде. Кунакларны котларга авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф .Ф. килгән иде. Бәйрәмнең дәвамы-чәй эчү иде, өлкәннәребез үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырладылар.