Мишә авыл җирлегенең алтын юбилярлары

2021 елның 1 октябре, җомга

Лесхоз бистәсендә яшәүче  Сысоевлар  гаиләсе ярты гасырга якын бергә тату яшиләр. Моның белән алар җирдә мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык барлыгын исбатладылар.

Гаиләдә үзара аңлашу, хөрмәт һәм татулык хөкем сөрә .Сысоевлар бер ул һәм бер кызга гомер биреп, аларны лаеклы тәрбияләп үстерәләр. Юбилярларның 6 оныклары бар.

Бүгенге көндә уллары Казанда, кызлары Ижевск щәһәрендә гаиләләре белән яши.Бәйрәм,ял көннәрендә туган нигезләренә җыелалар.Әти-әниләренә ярдәм итеп торалар.

Кадерле юбилярлар! Авыл җирлеге  исеменнән сезне котлыйбыз! Сәламәтлек һәм озын гомер сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International