2021 елда мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү булачак

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү - хезмәт күрсәтүче оешма турында мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы; хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы һәм аларны алу мөмкинлеге; хезмәт күрсәтүне көтү вакыты; оешма хезмәткәрләренең яхшы мөнәсәбәт күрсәтүе, аларның әдәплелеге, компетентлылыгы; хезмәт күрсәтү сыйфатыннан тулаем канәгать булу кебек гомуми критерийлар буенча хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәяләүне күздә тота.

Алдагы хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын  бәйсез бәяләү 2018 елда үткәрелгән иде. Бәйсез бәяләү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү планының үтәлеше турындагы хисаплар белән https://saby.tatarstan.ru/plani-vipolneniya-rekomendatsiy-po-rezultatam-nok.htm сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

Саба муниципаль районы Башкарма комитеты 2021 нче елда мәдәният һәм мәгариф өлкәсе оешмаларының хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын чираттагы бәйсез бәяләү үткәрелүе турында хәбәр итә. Мәдәният һәм мәгариф оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфаты турында үз фикерегезне районның рәсми сайтында - https://saby.tatarstan.ru/internet-opros-dlya-posetiteley-sayta.htm сылтамасы буенча калдырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International