"Татарстанның мәдәни урыннары" исемле дәрес

2021 елның 26 сентябре, якшәмбе

 24 cентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе Килдебәк урта мәктәбендә мәктәп китапханәчесе белән берлектә 1 сыйныф укучылары өчен  “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасын уздырдылар. Проектның максаты - яшь буын аңында мәдәни кыйммәтләр һәм рухи байлык формалаштырырга ярдәм итү, балаларны төп мәдәни вакыйгалар, республиканың мәдәният учреждениеләре белән таныштыру.

      Китапханәче 1 сыйныф укучылары өчен “Татарстанның  мәдәни урыннары” исемле мәдәни дәрес уздырды.  Презентация ярдәмендә  “Мәдәни көндәлекнең” укучыларга республикабызның, районыбызның  тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтеп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга  ярдәм итәчәге турында сөйләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International