"Нәрсә ул һөнәр" – исемле танып-белү программасы

2021 елның 24 сентябре, җомга

22 сентябрь  көнне Килдебәк авыл китапханәчесе Сабабаш китап бирү пунктында клуб мөдире  белән берлектә  "Нәрсә ул һөнәр" – исемле танып-белү программасы оештырдылар.

  Хезмәт тәрбиясе-шәхеснең төрле яктан үсеш алуының мөһим чарасы  булып тора. Аның төп максаты - баланың шәхесенә тәрбияви йогынты ясавында. Балаларны һөнәри хезмәт төрләре белән  кечкенә яшьтән үк  таныштыра башлау мөһим.

    Чарабыз  төрле турлардан торды: “Кем кайда эшли?”, “Мәкальләрне тоташтыр”, “Әйе яки юк”, “Кайсы хайванга охшаган?”, “Кем күбрәк һөнәр белә?”, “Һөнәри уен”, “Предметның үз урынын тап”.

   Чара барышында балалар һөнәрләрнең  күплегенә, һәм җирдә һәр кеше эшләп яшәргә тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International