Урманга экскурсия

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Килдебәк авыл китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балаларга урманга экскурсия оештырдылар. Экскурсиянең максаты – табигатькә эмоциональ-уңай мөнәсәбәт формалаштыру. Чара башында балалар белән урманда һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек. Балаларның урманда очрарга мөмкин булган барлык куркынычларны аңлавы бик мөһим иде. Шулай ук табигатьне кыерсытырга, куакларны һәм ботакларны сындырырга, учаклар яндырырга ярамавы турында балаларга аңлатылды. Безнең урманнарда яшәүче хайваннар турында сөйләдек. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, күзәттеләр һәм үзләренең табигать, урман турында белемнәрен тулыландырдылар. Чара дәвамында балалар урман тормышы турында күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүмат ала алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International