Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә, Урман тарихы музее, Сабабаш авыл клубы белән берлектә «Кабак бәйрәме-2021» бәйрәмендә катнаштылар. Чара Байлар Сабасында "Ямьле Саба" паркында узды. Бәйрәмгә кабактан кызыклы эшләнмәләр ясалды, көзге уңыштан төрле тәм-томнар әзерләнде, һәм иң мөһиме - "кабактан пешерелгән Бәлеш" иде. Без кабаклардан фотозона оештырдык, анда кешеләр истәлеккә фотога төште. Шулай ук «Иң зур кабак»номинациясендә дә катнаштык. Безнең хезмәтләребез юкка гына түгел! Без 1 урынны алдык!