Дөньякүләм “Татарча диктант Яз -2021” акциясе

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

10 нчы сентябрь көнне Лесхоз авыл китапханәсе, мәдәният йорты, урман музее хезмәткәрләре һәм авылдашлар дөньякүләм  үтүче “Татарча диктант Яз -2021” акциясенә кушылдылар. Текстны китапханәче Нәфыйкова Гүзәл әйтеп яздырды. Быел әлеге акция алтынчы тапкыр үткәрелә. Диктантны бер үк вакытта Рәсәйнең һәм дөньяның төрле почмакларында яздылар. Татарча диктантның төп максаты -  татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.  Шулай итеп бүген һәркем туган теленең ни дәрәҗәдә камил белүен тикшерә алды. Әлеге чаралар ярдәмендә туган телебез сакланып калыр һәм аны яратып, кадерләп яшәрләр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International