Халыкара матурлык көне

2021 елның 11 сентябре, шимбә

Матурлыкны үлчәп булмый, аның белән сокланырга гына була. Халыкара матурлык көне-дөньяны, чыннан да, коткарып кала! Нәкъ менә 9 сентябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен безнең тышкы кыяфәтебез хакына эшләүче хезмәт күрсәтү өлкәсенең күп кенә кешеләре билгеләп үтә. Алар-чәчтарашлар һәм стилистлар, визажистлар һәм массажистлар, пластик хирурглар һәм тырнак ясау сервисы хезмәткәрләре, фитнес тренерлары һәм кеше тәненең дизайнерлары – алар барысы да матурлык көне белән котлаулар кабул итәләр. Матур булу - барлык кызларның хыялы. Шул максат белән Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Эзмә авылы кызлары белән матурлык салоннарының берсенә экскурсия оештырдылар. Визитның максаты-матур образлар тудыручы осталарның эше турында күбрәк белү һәм танышу. Кызлар матур прическалар тудыруларын һәм тырнак ясау остазының эшен ничек башкаруларын зур гаҗәпләнү белән күзәттеләр. Матурлык кеше өчен һәрвакыт мөһим урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International