Мишә авыл җирлегендә гражданнар җыены

2021 елның 10 сентябре, җомга

9нчы сентябрь көнне Мишә авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов,   Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Узган елгы җыелышлардан аермалы буларак, быел халык “ZOOM” программасы аша да җыелышта актив катнашты.

Җыелыш башында «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды.

Мишә  авыл җирлеге башлыгы  А.Х.Гатиятуллин халык каршында 2016-2021 нчы елларда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады .

Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International