«Күңелле итеп уйныйбыз, бер дә тик тормыйбыз» дип аталган мастер класс

2021 елның 10 сентябре, җомга

Халык уеннары характер, акыл, ихтыяр тәрбиясенә зур йогынты ясый, әхлакый хисләрне үстерә, баланы физик яктан ныгыта, халык иҗатына кызыксыну тудыра. Өлкәннәр дә, безнең балалар да хәрәкәтле уеннар уйнарга ярата! Шуңа күрә, 9 сентябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре халык уеннары буенча «Күңелле итеп уйныйбыз, бер дә тик тормыйбыз» дип аталган мастер класс үткәрделәр. Балалар халык уеннарының бик күп төрлелегенә инандылар. Халык җырлары, биюләр белән уеннар уйнадылар: "Гөлбану","Түбәтәйле"," Урындык алышлы"," Алтын капка"," Заря-заряница". Балаларга уеннар бик ошады: алар үзләренең җитезлекләрен һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр. Халык уеннары онытылырга тиеш түгел. Аларның төп бурычы– балаларга ләззәт һәм шатлык китерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International