Эзмә авыл җирлегендә халык җыены

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

«08» сентябрь көнне  Эзмә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов катнашты. Эзмә авыл җирлеге башлыгы  Шайхетдинов А.Р. халык каршында 2016-2021 нче елларда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2021-2026 нчы елларда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International