Балаларга – журналлар

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Иләбәр авыл китапханәсенә килүче вакытлы матбугат чаралары  арасында балалар өчен журналлар зур урын алып тора. 8 сентябрь көнне  китапханәдә “Умырзая”  балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Балаларга – журналлар” дигән исем астында библиографик дәрес уздырылды. Балалар рус һәм татар телендә басылган  журналлар белән таныштылар. Кызыклы башваткычлар, ребусларны чишү юлларын өйрәнделәр, табышмакларга җавап эзләделәр,рәсемнәрне буядылар. “Салават күпере” журналында урын алган махсус QR-кодны кулланып җырлар,әкиятләр  тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International