Саба районы Килдебәк урта мәктәбе укучылары өчен Онлайн дәрес

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

2021 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Саба муниципаль районы Килдебәк урта мәктәбендә укучыларның кулланучылар грамоталылыгын күтәрү буенча дистанцион дәрес үткәрде. Укулар 9-10 сыйныф укучылары белән, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы катнашында үткәрелде.

Дәреснең максаты укучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законының төп нигезләмәләре белән таныштыру иде. Дәрес барышында укучыларга түбәндәге мәгълүмат җиткерелде:

* законның төп терминнары;

• товарда җитешсезлекләр килеп туган очракта кулланучының хокуклары, сыйфатсыз товарларга карата кулланучы тарафыннан таләпләр куелу сроклары;

• техник яктан катлаулы товарлар исемлеге;

• сыйфатлы товарларны алыштырганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк;

* кире кайтарылырга яисә алмашырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге;

• интернет аша сатып алганда хокуклар һ. б.

Территориаль орган тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде.

«Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча олимпиадада катнашу мөмкинлеге турында хәбәр ителде, үткәрү сроклары, аның этаплары турында хәбәр ителде.

Соңыннан укучылар, лекторга танып-белү дәресе өчен рәхмәт белдереп, Олимпиадада катнашырга сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International