“Саф сулы ямьле Саба”

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Һәр чишмәнең үз тарихы, көйләре, үз юлы бар. Борын-борыннан безнең ата-бабаларыбыз авылларны елга, күлләр, чишмәләр ярлары буенча төзегәннәр. Чөнки су булган Җирдә тереклек үсә. Чишмәләр-чисталык, ачыклык, ачыклык символы. Чишмәләрне халык изге урын дип саный. Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шушы чишмәләрдән, коедан башлана да инде.2 сентябрь көнне Тимершык авыл китапханәсе мөдире, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Ак калфак" клуб берләшмәсе белән берлектә, "Мишә" елгасына коючы "Әрәкә" чишмәсе янында, район китапханәләре арасында старт алган "Саф сулы ямьле Саба"экологик проекты кысаларында эстафетаны тапшыру бәйрәмен үткәрде. Бәйрәмгә килгән кунакларны сәламләп, Зәмфирә Нуруллина авыл тарихы турында сөйләде, китапханәче Сибәгатова Фәнзия чишмәләр белән таныштырды ,шулай ук шагыйрь Сирин Гатиятов иҗатына тукталды, Кәримов Миңслам "Тимершыгым "җырын башкарды. Бәйрәм барышында кунакларга традицион уеннар, "Назалы", "Табагач" уеннары күрсәттеләр, шулай ук «Самавыр агарту»ның борынгы йоласын да күрсәттеләр. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова үзенең эчтәлекле чыгышында катнашучыларга тирән рәхмәтен белдерде. Чиста чишмә суы белән тутырылган эстафетаны Мингәр авыл китапханәсенә тапшырдылар, изге теләкләр һәм уңышлар теләделәр. Бәйрәм бик күңелле һәм матур үтте. Аннары бергәләп истәлеккә фотога төштек, коймак һәм чәй белән сыйладык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International