Мәгълүмат сәгате

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

      3 сентябрь көнне Килдебәк авыл  китапханәчесе,  мәдәният йорты хезмәткәрләре  белән берлектә, «Без терроризмга каршы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате  үткәрде. Әңгәмә барышында «терроризм», «теракт» кебек сүзләрнең төшенчәләре һәм терроризм актлары кылу теләге тудыручы сәбәпләр ачылды. Шулай ук теракт янауы килеп чыккан очракта һәм заложниклар басып алынган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тотуга аерым игътибар бирелде. Чара ахырында барлык катнашучыларга теракт куркынычы янаган гамәлләр турында белешмәлекләр, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен телефон номерлары, шартлаткыч җайланма табылганда нишләргә һәм бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәләр таратылды. Чарада катнашучылар толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү һәм уяулык кына терроризмның таралган социаль базаларын кисәтергә, җинаятьчеләрне җәмгыятьтә ярдәмгә өметсез калдырырга мөмкинлек бирәчәк, дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International