Татарстан - Республикам

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Республика көне – күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме. 31  август көнне Эзмә авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре әлеге  бәйрәм уңаеннан  “ Татарстан - Республикам ”  дигән исем астында бәйрәм чарасы уздырдылар. Республиканың символлары белән танышып, тематик күргәзмәгә обзор ясалды.  Катнашучылар белән  “Тарихыңны беләсеңме” дигән исем астында блиц викторина узды.  Чараның икенче өлешендә  “Бәхетеңне сына” дигән уен-лотереядә катнаштып истәлекле бүләкләр оттылар, чара хәрәкәтле уеннар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International