"Чэчэкле Саба"

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

     Чәчәкләрнең матурлыгы-ул үзенчәлекле, тылсымлы матурлык. Күңелне һәм йөрәкне гаҗәеп хисләр белән тутыручы. Мондый хисләрне безне көннән-көн куандырып торган чәчәкләр генә бүләк итә ала.

     Яздан Саба районы Финанс-бюджет палатасы һәм Казначылык департаментының территориаль бүлеге хезмәткәрләре территорияның чәчәкләр белән күмелүен тәэмин итергэ тырыштылар. Куйган хезмәт, тәрбия һәм көн саен су сибү эшләре юкка булмаган. Безнең оешмалар «Чәчәкле Саба» конкурсында 1 урын алдылар. Шунысы куанычлы, безнең хезмәткәрләр Саба районында үткәрелә торган барлык чараларда да актив катнашалар. Профессиональ эшне генә түгел, ә иҗтимагый эшне дә ялтыратып башкаралар. Аларга бу уңай рухны саклап калуларын һәм киләчәктә дә яңа идеяләр һәм аларны гамәлгә ашырулары белән куандыруларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International